Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без - игезәкләр» бәйгесенең бишенче катнашучылары

Кечкенә вакытларында  сугышалар иде.

Башкортстанның Бакалы районы үзәгендә яшәүче Ислам белән Илхам Нурисламовларга октябрьдә 6 яшь тула. Ике улының да гаиләләрендә кызлар үскән Рәсим абый Марсның игезәк уллары туганга бик сөенгән. Малайлар охшаш булсалар да, әти-әниләре, туганнары аералар. Әти-әниләре аларны бертөсле киендерергә тырыша. Холыклары төрле.  «Кечкенә вакытларында  сугышалар иде, хәзер бер-берсенә ярдәм итәләр. Ислам нык матур итеп рэсем ясый, Илхам жырларга ярата. Алты яшьләре тулгач, әниләре музыка мәктәбенә бирәм дип тора. Игезәкләребез ит ашарга яраталар», – ди малайларның туганнары. Нурисламовлар әлегә балалар бакчаларына йөриләр. Әтиләре аларны чын ир-егетләр итеп үстерергә тырыша. Сүз уңаеннан, Илxам белән Исламннан соң, Рәсим абыйның Урал исемле малаеның да Әмир исемле улы туды.  Димәк, игезәкләрнең кулы җиңел. Нурисламовларның нәселен  дәвам итүчеләр үсә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы