Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без – игезәкләр» конкурсының сигезенче катнашучылары

Гимназиядә чемпионнар укый.

Фазыл, Фаяз һәм Хәсән Сибгатуллинар милли көрәш буенча берничә тапкыр чемпион булдылар. Алар – Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназиянең 9нчы сыйныф укучылары. Әтиләре – билбаулы көрәш буенча дөнья, герой шагыйрь Муса Җәлил турнирының  дүрт тапкыр чемпионы. Ул улларында спортка мәхәббәт тәрбияләп, милли көрәшкә биргән.

Егетләр Чаллы Сабан туенда милли көрәш ярышларында катнаштылар. Барысы да үз үлчәү категориясендә җиңде, нәтиҗәдә пьедесталга өч Сибгатуллин басты.  Алар «Витязь» олимпия резервлары спорт мәктәбендә милли көрәш, билбаулы көрәш һәм дзюдо белән шөгыльләнәләр. «Егетләр максатчан, тырышлар, акыллылар, һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Яшь булуларына карамастан, милли көрәш буенча төрле чемпионатларда призлы урыннар яуладылар. Аларның киләчәктә Чаллы, Татарстанның спорт казанышларына өлеш кертәчәкләренә ышанам», – тренерлары Илгиз Шәмсевәлиев.  

Егетләрне уртак максатлар, уртак шөгыльләр берләштерсә дә, кечкенә вакытларында да, хәзер дә аларны беркем дә бутамый икән. «Спорт белән профессионал дәрәҗәдә шөгыльләнү укуга зыян китермиме?» – дип сорадым Фазылдан.

– Юк, спорт киресенчә кешене дисциплиналы итә. Без барыбыз да «4»ле һәм «5» ле билгеләренә генә укыйбыз, – диде ул.

Сибгатуллинар гаиләсендә татар телендә матур итеп сөйләшүче асыл егетләр үсә. Киләчәктә уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

Р. Бильданов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы чемпионнар