Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Без Татарлар" курсы 100 мәчеттә оештырыла

Чаллыда 9 мәчеттә әлеге курслар узачак

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, быел “Без Татарлар!” курсларын Татарстанның 100 мәчетендә оештыру карары кабул ителде.

Октябрь аеның беренче ял көннәреннән (3, 4 октябрь) башлананчак әлеге Татар телен өйрәнү курслары Чаллы шәһәренең 9 мәчетендә үздырылачак.

Дәресләргә йөрергә теләге булган барлык буын кешеләрен (өлкәннәр һәм балалар) шәһәребезнең “Ак Мәчет”, “Нур-Ихлас”, “Ихлас”, “Рамазан”, “Чишмә”, “ГЭС мәхәлләсе”, “Җәмигъ”, “Әбүзәр” һәм “Утыз Имәни” мәчетләрендә көтеп калабыз. Курсларга алдан язылып кую кирәк була. Дәресләр графигы белән үзегез йөрергә ният иткән мәчеттә таныша аласыз. 

Чыганак: Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев