“Безнең уңыш” бәйгесенең 13нче катнашучысы - Ариана
Яңалыклар тасмасы

“Безнең уңыш” бәйгесенең 13нче катнашучысы - Ариана

Аңа нибары бер яшь тә сигез ай!

Ариананың фотосын безгә әбисе Илүзә Гайнанова җибәрде. Башкортостанның Салават районыннан үзләре. "Без менә бәрәңге алабыз, ә сез кайчан аласыз?"-ди, елмаеп, фотодагы эшче кызчык - Ариана Гайнанова. Аңа нибары бер яшь тә сигез ай! Быел ул беренче тапкыр әбисе белән бабасына бәрәңге алышырга чыкты! Аның чын булышчы булуына ышанасызмы? Ышансагыз, кызчык өчен тавыш бирергә онытмагыз!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс Бакча

Нет комментариев