Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Бәраәт кичәсе. Нинди догалар укырга?

Бүген кояш баегач изге, бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсе булачак. Бу көнне көндезен ураза тотып, кичен Аллаһтан истигфар сорап, үзеңнең күңелендә булган дога теләкләрне Аннан сорау бик саваплы, күркәм гәмәл булып санала. Кемнәр бүген кайбер сәбәпләр аркасында, яки белмичә уразага кермәгән булсалар артык борчылмасыннар. Бу нәфел ураза. Тотмый калган өчен гөнаһ юк.

Шәгъбан аеның 15 нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», дип әйтер ди.  

Быел 2020 елда бу кичә 7 апрель сишәмбе киченә туры килә. Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бэраэт кичәләре».  

Бәрәат кичәсендә укыла торган догасы:   Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.   Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, - дип әйтәсең.   Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла. 

 

 

 

 

Чыганак: Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев