Бүген Чаллыда балалар Сабан туе була
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда балалар Сабан туе була

Кызыклы маҗаралар көтә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы «Бала фест» проекты кысаларында балалар өчен Сабан туе үткәрә. Ул бүген көндезге сәгать 13тә Марат Бибишев исемендәге театр паркында була. Оештыручылар әйтүенчә, театраль тамашадан тыш, кызыклы уеннар, бәйгеләр уздыралачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. «Беренче июньдә оештырылган бәйрәмга улым белән барган идек. Әмиргә бик ошады. Биредә татарча сөйләшү, татар җыр-биюләре өстенлек итте. Спектакльләрдән геройлар да балалар күңеленә хуш килде. Хәзер улым: «Әни кайчан Әбугалисинага барабыз», -дип аптырата ди шәһәрдәшебез Люция Сафина. «Чыннан да, балалар сабан туе күңелле булачак», – ди артистка Алсу Гыйльманова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу

Нет комментариев