Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Биим дә, бокс белән дә шөгыльләнәм”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Гүзәл Әгълиева

Гүзәлгә 26 яшь. Мобиль телесистемалар ачык акционерлык җәмгыятенең спутник телевидениясендә экономист булып эшли. “Балачактан ук бик хәрәкәтчән, кызыксынучан, эш сөючән булып үстем. Әти-әниемә бик рәхмәтлемен, кушаматым да «бал корты» бит минем”, – дип әйтте Гүзәл.

Ул 5 яшеннән бирле биюгә йөри икән. Барлык халык биюләрен оста башкара.  Моннан тыш кыз үзен пешекче hәм кондитер дип тә әйтә. 6 яшендә үк алма пирогы пешереп караган, шул вакыттан бирле пешеренүгә кызыксынуы арткан.   
– Татар халык ашларын пешерергә яратам. Әле аннан тыш бокс, аэробика, йога, пилатес белән шөгыльләнәм. Бу елның апрель аенда үткәрелгән “Коса Закамья” бәйгесендә дә катнаштым. Әле алай гына да түгел, “”Нәфислек"  номинациясендә җиңүгә дә ирештем. Май аенда исә республикакүләм үзешчәнлек фестивалендә катнашып, финалистка булдым. Барлык җиңүләрем белән дә горурланам. “Сабан туе гүзәле” бәйгесендә дә катнашу теләгем зур иде. Монда финалга үткәч, шулай ук бик сөендем, - дип сөйләде кыз. 
Гүзәл үзенең хыялы белән дә бүлеште. Җылы якларда ял итәсе килә икән аның! Балалык чорын һәм хәзер дә каникулларын авылда яраткан әбисе-нәнәе янында үткәрергә ярата икән. “Хатын-кыз буларак бәхетле, тату гаилә корсам иде. Көн туды исә гел шулай дип хыялланам”, – диде ул миңа. Шулай ук бию һәм кондитерлык өлкәләрендә дә үз көчләрен сынап карыйсы килә Гүзәлнең. Бөтен хыялларың да тормышка ашсын, Гүзәл! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу