Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бите канга баткан сабыйны бишегендә үле килеш тапканнар 18+

Башкортстанда туганнары бишектә йөзе канга баткан сабыйның мәетен тапканнар.

«КП-Уфа»ның хокук саклау органнарындагы  чыганагы аша мәгълүм булганча, Дүртөйле районындагы бер авылда яшәүчеләр куркыныч табылдыкка юлыга.  25 апрель иртәсендә ата белән ана бишектә сабыен үле килеш таба. Билгесез сәбәпләр аркасында бала үлгән була, ә йөзе канга баткан. Билгеле булганча, малайга ике атна да булмаган.

Хәзер тәртип сакчылары сабыйның нидән үлә алуын ачыклый. Аның үлемендә криминаль эзләр юк – башлангыч мәгълүматлар буенча, тәнендә борыныннан кан агудан тыш, тән җәрәхәтләре табылмаган.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев