Бюджет акчасы кая китә?
Яңалыклар тасмасы

Бюджет акчасы кая китә?

Бу хакта финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.


Шәһәр бюджеты чыгымнарының 66 проценты – хезмәт хакы түләүгә, 14 проценты – шәһәр хуҗалыгы объектларын тәртиптә тотуга, 7 проценты коммуналь хезмәтләргә, 5 проценты социаль чараларга тотылган. 8 млрд 942 млн сум акча социаль-мәдәни өлкәгә җибәрелгән. Бу әлеге тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту белән аңлатыла. 

Юлларны төзекләндерүгә –  443 млн сум, күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауга 267 мле сум акча бүлеп бирелгән.

Социаль сәясәткә 413,7 млн сум акча тотылган. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын мәктәптә бушлай ашатуга – 275 млн сум, бакчаларга бушлай йөртүгә 13,1 млн сум акча тотылган.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча бюджет

Нет комментариев