Наил Мәһдиев: «Анда һәркем килеп, сораулар бирә ала»
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Анда һәркем килеп, сораулар бирә ала»

Мэр нәрсә турында сөйли?

Шәһәр Советының XXX сессиясендә 2023 ел бюджеты үтәлеше буенча җәмәгать тыңлаулары көне расланды. Ул 6 мартта хакимиятнең 400 урынлы залында булачак. Керү ирекле.

«Җәмәгать тыңлауларына һәркем килеп бюджет үтәлеше турында хисапны тыңлый, сораулар бирә ала», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Сессиядә шулай ук 2024, 2025-2026 елларга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә каралды. 

2024 ел бюджетының керем өлеше 16 млрд 127 млн сумнан артык, чыгымнары 16 млрд. 157 мең сумнан артык. Аерма 2024 елның 1 январына  шәһәр казнасында калган акча хисабына каплана. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча бюджет

Нет комментариев