Бюджетка бурыч 771 млн сум
Яңалыклар тасмасы

Бюджетка бурыч 771 млн сум

Бу хакта финанс идарәсе башлыгы хәбәр итте.

Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы 9 айда шәһәр бюджеты үтәлеше турында чыгыш ясады. Шәһәр казнасы керемнәренең 70% хезмәт хакына һәм коммуналь хезмәтләргә китә.  1 октябрьгә  республиканың консолидацияләнгән бюджетына Чаллы буенча гомуми бурыч 771 млн сум тәшкил итте.

Дөрес, ел башыннан бурыч 186 млн сумга кимеде. Түләүләрнең вакытында түләнмәве, салым тикшерүләре нәтиҗәләре буенча өстәмә исәпләүләр бурычларның барлыкка килүенең төп сәбәбе булып тора. Шәһәрнең финанс блогы алдында түләүләрне җыю буенча эшне дәвам итү һәм үз керемнәр буенча бурычларны мөмкин кадәр киметү кебек катгый бурыч тора.

«Шәһәр бюджеты әлегә авыр үтәлә. Бу машина төзү продукциясенә сорау кимү, югары төп ставка белән бәйле — СВО шартларында, бу, әлбәттә, дәүләт куллана торган мәҗбүри чара. Бюджетны үтәү буенча өчен тырышырга кирәк. Без салым инспекциясенең эшләвен беләбез. Ләкин куелган фаразлар әлегә үтәлми. Иң элек, узган ел белән чагыштырганда хезмәт хакы үсеше темплары буенча… Йөк автомобильләрен сату буенча кыенлыклар бар. «КАМАЗ» эшли, әмма катлаулы икътисадый шартларда машина төзү продукциясенә сорау ул кадәр югары түгел. Болар барысы да бюджетта чагыла: салымнарны республика да, шәһәр дә җыеп бетерми», – диде мэр Наил Мәһдиев. 

9 айда бюджет керемнәре 18,7 млрд сум тәшкил итте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,1 млрд сумга артык. «18 млрд сумның 70%ы —хезмәт хакы, коммуналь түләүләр. Хезмәт хакын түләмәскә ярамый, шәһәрне тәртиптә тотарга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк.

Салым һәм салым булмаган керемнәрнең үтәлүенә ирешү өчен барысын да эшләргә кирәк. Әгәр 2025 елда 2 млрд сумнан артык өстәмә керем булса, 2026 елда, мөгаен, булмаячак. Шуны исәпкә алып, безгә үз бюджет сәясәтебезне эшләргә кирәк», дип өстәде мэр. 
 


Бюджетлар

Нет комментариев