Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң җылылык һәм кайнар су бирелде
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң җылылык һәм кайнар су бирелде

Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Кичә дошман дроннары ТР Түбән Кама районына һөҗүм итте. Зыян сәнәгать объектлары территориясендә теркәлгән, алты кеше зыян күргән.  Шәһәр мэры Радмир Беляев әйтүенчә, кичә үк җылылык бирү басымы көйләнгән һәм температура торгызылган.

«Төнлә үк белгечләр урыннарда системалар эшен торгызды. Хәзерге вакытта су да, җылылык та тулы күләмдә бирелә. «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләренә, кыска вакыт эчендә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү өчен төн буе эшләгән коммуналь һәм авария хезмәтләре  хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Халыкка сабырлыклары һәм аңлаулары өчен рәхмәт», – диде ул социаль челтәрләрдә.

Әгәр су һәм җылылык белән проблемалар сакланса, Беляев бу хакта идарә иү компаниягә шалтыратырга киңәш итте. 
 


Түбән Кама БПЛА һөҗүме

Нет комментариев