14 ноябрьдә салым инспекцияләрендә физик затлар өчен 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр «Ачык ишекләр көне» уза.
Татарстан халкы милек салымнары һәм физик затлар кеременә салым буенча туган сорауларга ачыклык кертә алачак. Салым хезмәте белгечләре салымнарны кемнәр түләргә тиеш, нинди срокларда, муниципалитетларда нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында җентекләп аңлатачак.
Килергә теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» https://lkfl2.nalog. ru/lkfl? clckid=e828e770 интернет-сервисында теркәлү уза ала. Моннан тыш, 2026 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр салым инспекцияләрендә кабул итү графигына үзгәрешләр кертелде.
Һәр атнаның сишәмбе көннендә 20:00 сәгатькә кадәр республиканың барлык салым инпекцияләре, эре шәһәрләрдә урнашкан: Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама инспекцияләре пәнҗешәмбе көннәрендә дә 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Нет комментариев