Сату урыннары билгеләнде.
Быел автокалада 9 урында чыршылар сатылачак. Бу эш 14 декабрьдән 1 январьгә кадәр дәвам итә. Автозавод районында биш мәйдан: икесе «Алан» базары каршында Чулман проспектында урнашачак, берсе — Яшьлек проспектында, «Эссен» супермаркеты каршында. Чыршы базарлары шулай ук Шамил Усманов урамында «Челны-Хлеб» кибете каршында һәм «Антарес» сәүдә йорты янында урман гүзлләре сатылачак.
Үзәк районда сәүдә ике: «Пушкинская» тукталышы артында, Сөембикә проспекты белән «Пушкинская» сәүдә үзәге арасында, шулай ук Тынычлык «Муравейник» сәүдә үзәге янында, Комсомол районында исә чыршы базары Сарман тракты буенда 17/08 йорты каршында оештырылачак.
Нет комментариев