Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогерның сеңелесе белән һәлакәткә очраган шоферга суд булды

Нинди җәза биргәннәр?

25 июньдә танылган блогер «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың сеңелесе Лилия Гафурова эштән кайтышлый, юл-транспорт һәлакәтенә очрап вафат булды. Лениногорскийдан Чистайга кайтып җиткәндә, кызлар утырган машина юл читенә төшеп, әйләнеп каплана. 

Күп җәрәхәтләр алган машина йөртүче Миләүшәне хастаханәгә    салалар. 

Фаҗига булган көнне мәрхүмә Лилиянең әнисе, апасы: «Без Миләүшәне хөкем итүләрен теләмибез. Миләүшә – Лилиянең уң кулы иде. Ул бик тырыш, берүзе ике бала үстерә. Аңа болай да бик авыр. Лилиягә Аллаһы Тәгалә 28 яшендә мәңгелеккә китәргә язган булгандыр. Урыны җәннәттә булсын», – диделәр. 

Кичә Гүзәл Хөснетдинова үзенең социаль челтәрендә Миләүшәгә суд булуын хәбәр итте. «Әнием шатлыгыннан елап бетте. Суд без теләгәнчә булды. Миләүшәне машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итмәделәр. Хәтта хөкем ителгән дә булмаячак. Без баштан ук шулай теләдек. Кирәк булса, без Миләүшәне якларга адвокатларны да үзебез яллый идек. Миләүшә әнием белән бергә эшли. Барсы да тәртиптә», –  диде  ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар тормышы юл транспорт һәлакәте