Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Боларны эшләмәсәң, кышың әрәм үтәчәк

Кышның санаулы көннәре генә калып бара. Кемдер кышны бик яратып бетермәсә дә, бу ел фасылының үзенә генә хас булган күңел ачу уеннары бар. Ялларга кызыклы идеяләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. //Tatar.today// Кар бабай Кар бабай ясамасаң, кыш кыш була димени? Моның өчен туры килә торган көн дә кирәк әле: һава...

Кышның санаулы көннәре генә калып бара. Кемдер кышны бик яратып бетермәсә дә, бу ел фасылының үзенә генә хас булган күңел ачу уеннары бар. Ялларга кызыклы идеяләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. //Tatar.today// Кар бабай Кар бабай ясамасаң, кыш кыш була димени? Моның өчен туры килә торган көн дә кирәк әле: һава температура 0 градуска якын булырга тиеш. Ә Кар бабайга модага туры киләрдәй киемне алдан ук әзерләп куйсагыз була. Мәсәлән, чиләк урынына - озынча башлык, киң шарф. Борыны турында да онытмагыз - традцион кишер, яки ылыслы агачлардан күркәләр. Кар белән атышлы уйнау Уенда кеше никадәр күбрәк катнашса, шулкадәр кызыграк булачак. Шуңа күрә күршеләрегезне чакырсагыз, бик шәп! Уенда берәм-берәм генә дә түгел, ә командаларга да бүленергә була. Кошлар өчен җимлек Тиздән яз җитсә дә, кошларга әле дә җимлекләр кирәк. Җимлекне көнбагыш, добай ярмалары белән тутырырга мөмкин, туңдырылган май куйсагыз да була. Кышкы пикник Пикник романтик булсын өчен күп кирәкми - термоста чәй, үзең кайнаткан компот, кабымлыкларның модада булган - бургерларны сайларга мөмкин. Ерак барып йөрергә дә кирәкми: парк - иң кулай вариант. Фотосессия дә ясасагыз, озак елларга матур истәлек булып калачак. Кар өстендә рәсем ясау Ярты литрлы шешәдә су белән кушып буяу әзерлибез: ул акварель, гуашь, аш-су буяулары булырга мөмкин. Шешәнең капкачында тишек ясыйбыз - менә махсус җайланма әзер дә. Чана, чаңгы, тимеракта шууларны әйтеп тә тормыйбыз инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев