Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Болгар» бию театры сюрпризларга бай тамаша әзерли

Тиздән яңа сезон башлана.

Чаллының визит карточкасына әйләнгән «Болгар» бию театры тиздән чираттагы концерт сезонын башлап җибәрә.

Коллектив югары профессиональ сәнгать сөючеләрне киләсе атнада «Энергетик» мәдәният сараена чакыра. Артистлар тамашачыларга бай эчтәлекле, матур программа әзерлиләр.

– Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Идел буе республикаларында яшәүче халыкларның бию, җырлары яңгыраячак. Шулай ук «Борынгы моңнар» дип аталган вокаль-хореография блогы да булачак. Моннан тыш, театр репертуарындагы популяр татар җырларыннан биюләргә һәм җырларга попурри да әзерлибез.  Коллективка яшь артистлар Ләйсән Сафина белән Азат Зартдинов килде. Декрет ялыннан Гөлназ Закирова белән Регина Садыйкова чыкты. Ольга Лахнова белән Наил Әнәсов та тамашачыларга матур җырларын бүләк итәчәкләр. Балет төркеменә дә яшь артистлар килде. Концерттагы барлык җыр-биюләр театрның халык уен кораллары оркестрына кушылып башкарыла. Кыскасы, без «тере» музыкага кушылып чыгыш ясыйбыз. Килегез, рухи ләззәт алып, ял итеп китегез, – ди «Болгар» бию театрының директоры Алинә Ганиева. 

Фотолар Алинә Ганиевадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бию Болгар театры