Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу­лат – ве­лос­порт­та чем­пи­он

Чал­лы еге­те Бу­лат Хә­ми­тов Рос­сия кү­лә­мен­дә үт­кә­рел­гән ве­лос­порт яры­шын­да икен­че урын­ны яу­ла­ды. Әле­ге ярыш Са­ма­ра шә­һә­рен­дә 4 көн дә­вам ит­те. Ан­да Но­во­си­бирск, Са­ма­ра, Тө­мән, Мәс­кәү, Крас­но­дар һәм баш­ка бик күп өл­кә­ләр­дән 19 яшь­тән алып 22 яшь­кә ка­дәр спорт­чы кат­наш­ты.

Бу­лат үс­мер чак­тан ук “Яр Чал­лы” спорт мәк­тә­бе­нә йө­ри. Соң­рак ве­лос­порт бе­лән чын-чын­лап кы­зык­сы­на баш­лый. Про­фес­си­о­нал спорт­ка аны Алек­сандр Ма­мон­тов һәм Гө­мәр Ну­рул­лин алып ки­лә.

“Бе­рен­че ярыш­та бе­раз от­тыр­сам да, икен­че- өчен­че­лә­рен­дә ка­лы­шу­ым­ны ки­мет­тем. Шул рә­веш­ле соң­гы ярыш­та икен­че бу­лып кил­дем,”- ди Бу­лат.

Ул ин­де Та­тар­стан бу­ен­ча күп тап­кыр­лар чем­пи­он бу­лып та­ныл­ган. Бу җи­ңү­ләр, әл­бәт­тә, күк­тән төш­мә­гән. Алар көн­не-төн­не тир тү­геп, авыр­лык­лар­ны җи­ңеп ире­шел­гән.

2016 ел­ны Бу­лат умырт­ка сө­я­ген сын­ды­рып, 19 көн бер хә­рә­кәт­сез урын өс­тен­дә дә ята. Та­биб­лар аңа бү­тән спорт бе­лән шө­гел­лән­мәс­кә куш­кан бу­ла. Әм­ма егет би­реш­ми. Баш­та аяк­ка ба­са, ан­на­ры ки­ре­дән ве­ло­си­пе­ды яны­на ки­лә.
Бү­ген­ге көн­дә аның бар ва­кы­ты бил­ге­ләп ку­ел­ган. Хә­зер 24-29 июль көн­нә­рен­дә Са­ранс­кта үтә­чәк спор­та­ки­а­да­га әзер­лә­нә Бу­лат. “Чит ил­дә үтә­чәк ярыш­лар да ал­да то­ра”, - ди спорт­чы.

Бу­лат Хә­ми­тов­ның яшь бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан кы­ен­лык­лар ал­дын­да тук­тап кал­ма­вы, авыр­лык­лар­ны җи­ңеп чы­гып, мак­са­ты­на ире­шүе бик күп­ләр­гә үр­нәк бу­лыр­лык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле балалар

2
X