Бурыч – 58 млн сум
Яңалыклар тасмасы

Бурыч – 58 млн сум

Иң күп бурыч кемнәрдә?

Чаллыда агымдагы елның 1 маена җылылык өчен бурыч 58 млн 700 мең сум тәшкил итә. Бу хакта НЧТС директоры Айрат Зәйнуллин хәбәр итте.

«Узган елда бу вакытта бурыч 83 млн сум иде. Акча вакытында тулы күләмдә җыелса, без планлаштырылган эшләрне тулысынча сыйфатлы итеп башкара алабыз. Идарә итү компанияләре халыктан бурычны кайтару буенча актив эшләсеннәр иде», – диде ул. 

Иң күп бурыч «ДомСервис», «Центральный» идарә итү компанияләренә, «Авангард» милекчеләр ширкатенә туры килә. 

Бурычны бетерүдә «Мәхәллә», «Электротехниклар», «ДОМиКо», «Комфортные дома», «Жилэнергосервис», «Уютный двор» идарә итү компанияләре активлык күрсәткән. 

Бурычларны киметү юнәлешендә «Сторим будущее», «Жилкомсервис» идарә итү компанияләре аеруча уңышлы эшләгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бурыч акча җылылык челтәрләре НЧТС Айрат Зайнуллин

Нет комментариев