Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

69нчы мәктәпнең «Бушидо» командасы - беренче!

Казанның «Олимп» спорт комплексында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча инвалид балалар өчен Россия махсус олимпиадасының бөтенроссия спартакиадасы ярышлары узды.

Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм регионнарыннан 17 команда катнашты. 

Чаллыдан спартакиадага 69нчы мәктәп укучылары командасы барды. Команданың җитәкчесе – Рузил Кыямов, мини-футбол буенча тренер – Михаил Татаркин, бию спорты буенча тренер – Айсылу Шәкүрова. Команда составында «Бушидо» кызлар футболы командасыннан Дана Лоншакова (капитан-капкачы), яклаучылар – Дарья Руденко, Диана Әхмәтгәрәева,  һөҗүмчеләр – Мария Марикова һәм Кристина Шакирова, «Биюче кызлар» командасыннан Юлия Ляшко, Регина Вәлиева, Елизавета Пирогова, Диана Әхмәтгәрәева катнашты. 

Спартакиада нәтиҗәсендә бию командасы «ансамбль» категориясендә 1нче дивизионга, «Бушидо» футбол командасы 4нче дивизионга керде. Футболчылар Татарстанның җыелма командасы составына да керделәр. 

69нчы мәктәпнең «Бушидо» футбол командасы беренче урынны яулап, җиңүче булды. Мария Марикова 9 гол кертеп, команданың иң яхшы уенчысы исемен алды. «Биюче кызлар» командасы 4нче урынны яулады.

Командаларга кубок, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт укучылар