Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бушка билетлар бетте

Чаллыда Җиңү паркы аттракционнарына күп балалы гаиләләргә бушка билетлар тарату турындагы мәгълүмат шәһәрдә тиз таралды.


Кичә социаль челтәрләрдә паркта барлыкка килгән чиратны фотога төшереп җибәрүчеләр һәм комментарий язучылар да байтак булды. Билетлар җитмәгән шәһәрдәшләребез ризасызлык белдерде. «Нигә билетларны күбрәк бирмиләр?» «Чаллыда бары тик 62 гаиләгә генә җитә бит бу билетлар» дип язучылар да булды. 
Әниләр кечкенә балалар һәм коляскалар белән озак чират торып, буш китәргә мәҗбүр булдылар. 
«Мәдәният һәм ял паркы» предпритиесе администрациясе бүген үзенең социаль челтәрләрендә белдерү урнаштырды: «Хөрмәтле әти-әниләр! Кызганычка каршы, күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2500 чакыру билеты таратылып бетте. Әлеге категорияләр өчен өстәмә билетлар бирү мөмкинлеге турында сайтыбызда хәбәр итәчәкбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк яңа аттракцион