Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел бал алтын бәясе торачак.

Умартачылар пошаманда: яңгырлы һава торышы кортларга бал җыярга ирек бирми. Бал кортлары яңгырда оча алмыйлар, умартада хәлсез, авыру халәттә кояшлы көннәрне көтәләр. Хәзер нәкъ юкәнең, үсемлекләрнең чәчәк аткан чагы. Актанышта күп еллар умарта тотучы Искәндәр " мондый елның әле булганы юк иде, бал кортлары мескеннәр эшсезлектән, үзләре дә ач булудан...

Умартачылар пошаманда: яңгырлы һава торышы кортларга бал җыярга ирек бирми. Бал кортлары яңгырда оча алмыйлар, умартада хәлсез, авыру халәттә кояшлы көннәрне көтәләр. Хәзер нәкъ юкәнең, үсемлекләрнең чәчәк аткан чагы.

Актанышта күп еллар умарта тотучы Искәндәр " мондый елның әле булганы юк иде, бал кортлары мескеннәр эшсезлектән, үзләре дә ач булудан интегәлә, болай булса үлә башлаулары да бик мөмкин", дип әйтә. Башкортстан умартачылары да балның быел бик аз булуына борчылалар, аларның кайберләре умарталарны саклау өчен ширбәт яки былтыргы калган балны ашата башлаганнар. Бал быелгы җәйдә Себердә әйбәт булачак, дигән фараз да бар. Анда 30 градуслы эссе көннәр тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X