Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Быел Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше бара

Быел Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше бара

Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше барачак. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Россиягә 20,5 мең квота гына биргән булса да, соңрак өстәмә 3 мең урын алынган. Шуларның 500е Татарстанның булачак хаҗиларына бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген "Мәскәү - Казан - Симферополь" видеокүпере барышында Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе...

Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше барачак. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Россиягә 20,5 мең квота гына биргән булса да, соңрак өстәмә 3 мең урын алынган. Шуларның 500е Татарстанның булачак хаҗиларына бүлеп бирелгән.

Бу хакта бүген "Мәскәү - Казан - Симферополь" видеокүпере барышында Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.

Билгеле булганча, Татарстаннан хаҗ кылырга мөселманнарның бер өлеше иртәгә, шимбә көнне кузгалачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/11/146171/

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса