Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмгә нинди бүләк көтәсез?

Тиздән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бу бәйрәмгә әниләрегезгә, әбиләрегезгә, апа-сеңелләрегезгә, гомер юлдашларыгызга, гыйшык уты тоткан кызыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз! Ни генә дисәң дә, өйнең яме, ашның тәме, ир-атның бәхете хатын-кыздан тора бит! Ә хатын-кызлар үзләре 8 март бәйрәменнән нәрсә көтә соң? Әйдәгез, бу турыда үзләреннән сорыйк әле.

Зилә Габидуллина, Чаллының мактаулы гражданины:

– 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәменә үземә һәм бөтен кешегә иң кирәкле бүләк – авырлыкларны җиңәрлек ныклы сәламәтлек телим. Коронавирус дигән зәхмәтне эләктереп, хастаханәгә кергәч, сәламәтлекнең кеше өчен иң кадерле һәм иң кирәкле бүләк икәнлегенә тагын бер кат инандым. Булган саулыгыгызны саклагыз, үзегезне яратып, якыннарыгызны кадерләп яшәгез! Бәйрәмнәр һәркемгә күңелле мизгелләр китерсен. 

Ләйсән Ханова, «Татэнерго» АҖ филиалы «Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесенең матбугат хезмәткәре:

– 8 нче мартка бернинди бүләк тә көтмим. Чөнки һәрбер көнне үзенчә матур һәм кадерле дип саныйм. Һәр мизгелдән бары игелек, иминлек кенә көтәм. Ә якыннар, сөендерергә теләгән кешеләр алар барыбер котлау җаен табачак. Иң мөһиме – ихласлык.

Роза Галиева, фитнес-тренер:

– Сәламәт тормыш рәвеше алып баручы буларак, мин үземә спорт белән бәйле берәр бүләк бирүләрен теләр идем. Кием-салымнан алып, дөрес туклану продукциясенә кадәр – барысына да риза. Үзем исә башкаларга фитнес-үзәккә абонемент бүләк итәргә җыенам. Сәламәтлектән башка ерак китеп булмый. Ә спорт – ул саулыкны ныгытуда иң ышанычлы алымнарның берсе. 

Алсу Басырова, укытучы:

– Мин китаплар укырга бик яратам. Өемдә хәтта үз китапханәм дә бар. Бәйрәмгә дә инде миңа якыннарым, дусларым нәрсә бүләк итәргә икән, дип баш ватмый. Һәр истәлекле вакыйга уңаеннан алар мине төрле китаплар белән сөендерәләр.

Алия Солтанова, хуҗабикә:

– Хатын-кызлар көненә, иң матур бүләк – ул һичшиксез чәчәкләр. Шулай ук иртән торуыңа ирең яки балаларың иртәнге ашны үзенчәлекле итеп әзерләсә дә, бу алар тарафыннан үзгә бер игътибар, хөрмәт күрсәтү булыр иде.

Гүзәл Фәтхиева, пенсионер:

– Якыннарыңа игътибар бәйрәм көнне генә түгел, башка көннәрдә дә булырга тиеш. Әмма 8 март башка гади көннәрдән аерылып тора бит. Мин бу көндә балаларымнан игътибар көтәм. Безгә өлкән кешеләргә хәзер күп кирәкми. Ходай булган бәхетебездән: сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Ә бүләккә килгәндә, балаларым бу көнне яныма җыелсалар, оныкларым үз куллары белән берәр матур рәсем ясап бирсәләр, миннән дә бәхетле кеше булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык