Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджет кабул ителде

Кичә шәһәр советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә тугыз мәсьәлә каралды. Депутатлар башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотованың "Чаллы шәһәренең 2015-2017 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары" турындагы чыгышын тыңлады. Әлеге планнар илдәге икътисади вазгыятьне исәпкә алып төзелгән. Киләсе елда тулаем продукция җитештерүне 1,5 процентка арттыру күздә тотыла. Ул 180 миллиардтан артып...

Кичә шәһәр советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә тугыз мәсьәлә каралды.

Депутатлар башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотованың "Чаллы шәһәренең 2015-2017 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары" турындагы чыгышын тыңлады. Әлеге планнар илдәге икътисади вазгыятьне исәпкә алып төзелгән. Киләсе елда тулаем продукция җитештерүне 1,5 процентка арттыру күздә тотыла. Ул 180 миллиардтан артып китәчәк. Чаллыда 302 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. Товар әйләнеше 140 миллиардка җитәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ә.Галиәкбәрова 2015 елгы бюджет белән таныштырды. Керемнәр быелдагы кебек 7 миллиард булыр дип көтелә. Аның 85 проценты мәгарифкә тотылачак. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5 процентка артачак. Халыктан милек өчен салымнар яңа ставка белән алына. Бу өстәмә керем булыр дип фаразлана.

Бюджет социаль юнәлешен югалтмаячак. Пенсия яшендәге халыкны бакчаларга алып бару өчен 15 миллион сум бүленгән. Ә менә юллар төзелеше, коммуналь хуҗалык һәм шәһәрне яшелләндерүгә акча шактый ким булачак. Мәдәнияткә бюджеттан 2,9 процент каралган.

Утырышта башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев та чыгыш ясады. "Шәһәр бюджеты быел 7 миллиард сум булса, без үсеш программаларында катнашып, өстәмә рәвештә 5,5 миллиард сум акча алдык. Алар мәктәп, балалар бакчалары төзүгә тотылды. Трамвай линиясе дә республика исәбеннән салынды. Бу айларда гына 250 миллион сум күләмендә ярдәм алынды. Әлеге сумма 60 берәмлек юлларны чистарту техникасы алуга тотыла. Ярдәм бар һәм булачак та. Үзебезгә дә нидер көтеп утырырга кирәк түгел. Җиң сызганып эшләргә кирәк. Язмышыбыз үзебезнең кулда", - диде ул.

Утырышны шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X