Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджетта артык акча юк

Салым хезмәте башлыгы Диана Сагетдинова сүзләренә караганда, 2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча 78 меңнән артык салым декларациясе тапшырылган. Бу сан былтыргысы белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк. Физик затлар милкенә салым исәпләнгән объектлар саны –1704кә, транспортка – 339га, җир кишәрлеге – 81гә арткан.

– Милек арта икән, димәк, чаллылылар яхшы яши, – дип билгелэп үтте мэр Наил Мәһдиев.
1 декабрьгә кадәр шәһәрдәшләребез салым түләп, бюджетка 1 млрд сумнан артык акча кертергә тиеш. Бүгенге көндә әлегә 282 млн сум акча гына кергән, бу тиешле сумманың 27 процентын тәшкил итә. Вакытында салымын түләмәгәннәргә 1 декабрьдән соң түлисе суммага көн саен пенялар исәпләнәчәк.
Шәһәрдә исә 2019 елгы салымнарын да түләмәүчеләр бар. Андыйлар 33 меңнән артык кеше. Аларның гомуми бурычы инде 69 млн сумны тәшкил итә.
– Бурычлы кешеләргә карата, банктагы акчалары хисабына, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла, исәп-хисап операциясе туктатыла яисә әҗәтләре хөкем карары нигезендә түләттерелә. Мисал өчен, бүгенге көндә 800 чаллылыга чит илгә чыгу тыелган, 26 карар буенча милеккә 18 млн сумлык арест салынган, – диде Диана Наилевна.
– Ашаган белми, тураган белә, диләр. 33 меңнән артык чаллылы шәһәр уңайлыкларыннан файдалана. Алар якты һәм төзек юллар, тротуарлар булуын таләп итәләр, ә менә салымнарын түләмиләр. Шәһәр бюджетында артык акча юк. Тиздән кыш җитә, юлларны кардан чистартырга кирәк, салым түләмәгәч, бу эшне нинди акчага башкарырга? 69 млн – бу бик зур сумма, аңа бер балалар бакчасына капиталь ремонт ясап була, – диде Чаллы башлыгы.
Казнаның өчтән берен «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, «Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе», «ТЭМПО» кебек зур предприятиеләр тулыландыра. Салым керемнәренең 40 проценттан артыгы кече эшмәкәрлек субъектларыннан керә.
Бүгенге көндә 122 меңгә якын физик затның шәхси кабинетына милек салымнарын түләү буенча салым хәбәрнамәләре җибәрелгән. Калганнарга ул почта аша таратылды.
Санитар-эпидемиологик шартларны истә тотып, салымнарны дистанцион рәвештә түләргә мөмкин:
– «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша;
– Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»нда;
– Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә;
– бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша;
– түләү терминаллары, банклар яки почта бүлекләрендә.

 

Фото: domofoto.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет