Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюллетеньнар бастырырга керештеләр

Татарстанда җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнар бастырырга керештеләр.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексы бердәм басма продукция белән тәэмин итүче буларак билгеләнде.

«Идель-пресс»та алты бер мандатлы округ буенча барлыгы 2 млн 932 мең 900 сайлау бюллетене һәм федераль округ буенча 2 млн 932 мең 900 сайлау бюллетене бастырылачак.

Искәртеп үтик: 2016 елның сентябрендә Дума сайлауларында Татарстан сайлаучыларына тавыш бирү өчен федераль һәм бер мандатлы округ буенча ике бюллетень биреләчәк. Бюллетень исеме һәм аны тутыру тәртибе турындагы аңлатма республиканың ике дәүләт телендә басылачак. Ялган сайлау бюллетеннарыннан саклану максатыннан уң якта югары почмакта махсус билге урнаштыру (марка) өчен буш урын булачак, шулай ук участок сайлау комиссиясенең ике әгъзасы имзасы куелачак.

Моннан тыш, «Идел-пресс» кандидатлар, 2016 елның 18 сентябре Бердәм тавыш бирү көне турында мәгълүмат плакатлары, начар күрә торган сайлаучылар өчен махсус брошюралар әзерләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев