Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ата-аналары татарча диктант яза беләме?

Чаллыда «Татарча диктант» акциясе узды.

Бүген 53нче мәктәп укытучылары һәм укучыларның ата-аналары татарча диктант язды. Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән мәгънәви өзек сайланды. Текстны "Шәһри Чаллы" газетасы журналисты Алинә Баһаветдинова укыды.

Татарча диктант акциясе Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә үткәрелә.  Максаты бер: татар телен саклап калу, халыкны татарча сөйләшергә өндәү. Бүген татарча диктантны хәтта рус милләт кешеләре дә язып карады.

 - Диктантны мәктәптә укыганда гына яза идек. Шуның өчен авыр булыр дип курыктык. Алай жиңел булды, тексты да ошады, – дип сөйләде ата-аналар. 

Татарча диктант нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң билгеле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку