Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автобусында - күңелсез вакыйга (булган хәл)

Бер-берсеннән шактый ерак урнашкан ике тукталыш арасын автобустагылар тын да алырга куркып барды.

Кичә автобуста кайтып килгәндә бик куркыныч хәлгә юлыктым. Бергә кайткан берничә ханым төшкәч тә шок хәлендә иде. "Моны тиздән утыртачаклар, озак йөрмәячәк бу", - диештеләр.

Тукталышларның берсендә салонга ир-ат керде. Беренче карашка гап-гади кеше, киеме чиста, кулында сәгате бар. Автобус йөртүчегә көтеп торганы өчен рәхмәт тә әйтте. Тик шулчак автобус кузгалып китте, ир-ат чайкалып, бер хатынның өстенә диярлек килеп төште. Хатын-кыз "Тор тизрәк, күзлегемне ваттың бит!" - дип, аңа җикеренеп алды. Ир-ат торып баскач: "Уф, ярый әле берни дә булмаган", - дип күзлеген башына элеп куйды. "Бер дә борчылмагыз, ватылган булса да акчасын бирер идем,"- диде көчкә теле әйләнгән ир-ат. Лаек исерек икән. "15 меңнеме? Кәнишне", - диде ханым көлемсерәп. Шулчак башланды да инде мәхшәр . Теге ир-ат шайтанның үзенә әйләнде дә куйды. "Мине "нищеброд" дип әйтмәкче буласыңмы?! Күрсәтәм мин сиңа кем икәнемне! 20 ел утырып чыктым мин, мондый мыскыл итүгә түзеп тормаячакмын. Кем синең улың, әйт исемен. Бүген үк табам мин аны. Аңлатырмын аңа да..."

Әлбәттә ул әйткәннәрне кабатлап яза алмыйм. Һәр сүзе янау иде! Бер-берсеннән шактый ерак урнашкан ике тукталыш арасын автобустагылар тын да алырга куркып барды. Киләсе тукталышта барыбыз да диярлек чыктык. Автобус йөртүчесе ул ирне тынычландырыга тырышып калды. Озак та үтми автобус кузгалып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч