Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бакчачыларына - 200 килограмм балык - видео

Бакча күленә затлы балыклар җибәрделәр.

Яңа елга – 200 килограмм балык! “Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәте рәисе Виталий Быков бакчачыларына шундый бүләк ясады. Ширкәт территориясендә урнашкан күлләрнең берсенә ак амур, карп, сазан, толстолобик һәм чуртан балыкларын җибәрделәр. 

-    Балыкларның һәркайсы 1 килограмм тирәсе. Аларны үрчетүебез юкка түгел. Балыклар сулыкны камыш, суүсемнәрдән чистарта. Узган ел да җибәргән идек. Күлебез хәзер чип-чиста. Бакчачылар да шат. Рәхәтләнеп балык тоталар. Киләчәктә чөгә (стерлядь), мәрсин (осётр) балыгы да үрчетергә иәпләп торабыз, - дип сөйләде Виталий Быков. 

Балыклар хәзер йокы халәтендә. Аларны сулыкларга кыш көне җибәрү мохиткә тизрәк яраклашып китү өчен яхшырак та, ди бакчачылык ширкәте рәисе. Язга алар үсеп, ныгып китәчәкләр. 

"Гидростроитель-2"дә 6 күл бар. Аларның бөтенесенә дә Виталий Быков игътибар күрсәтә. 

Фото һәм видео шәхси архивтан 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык балыкчы ял Бакча