Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларына кайнар су бирелде

Алар җылы кабул итәргә дә әзер

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның соңгы этабы тәмамланды. Ул 5 сентябрьдә башланган иде.

Барлыгы 734 погон км артык торбаның ныклыгы тикшерелде. 

Бүгенге көндә «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе барлык объектларга кайнар су бирде. 
Торак-йортлар җылылык кабул итәргә дә әзер. 

Җылы башкарма комитетның җылыту сезоны башлау турындагы карары чыккач бирелә. Беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль учреждениләрдә җылы булачак. Аннары торак йортларга һәм башка кулланучыларга да җылы биреләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел шәһәрдә җылыту сезоны 13 сентябрьдә башланган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү кайнар су җылылык челтәрләре