Чаллы кибетләренең берсендә сатып алучы үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кибетләренең берсендә сатып алучы үлгән

Аңа 58 яшь булган.

23 сентябрьдә Чаллы кибетләренең берсендә сатып алучының хәле начарлана. Ул идәнгә утыра һәм бүтән кузгалмый. Шаһитлар урынга хокук сакчыларын һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Табиблар сүзенә караганда, ир-ат алар килгәнче үк җан биргән.  

Соңыннан билгеле булганча, аңа 58 яшь булган. Ул 59нчы комплекста яшәгән. Үлеменең сәбәбен морг белгечләре ачыклаячак. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев