Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре призлы урында

18-19 ноябрьдә Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Чаллы шәһәренең көрәш командасы бу юлы да сынатмады. 41 команда арасыннан 3нче урынны яулады.

Аерым үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр: 

1 урын – Эльдар Хәмитов (100 кг), Рәнис Гыйләҗетдинов (130+)
2 урын – Ринат Мингалиев (75 кг), Рөстәм Бәдретдинов (130+)
3 урын – Айназ Тимиров (70 кг), Рөстәм Сәлахов (80 кг), Азат Габдрашитов (85 кг)
5 урын – Марат Гыйльметдинов (60 кг). 

Чаллы командасы Казаннан команда исеменә дип 100 мең сумлык сертификат белән кайтты. Шулай ук шәхси җиңүләре өчен көрәшчеләр 50 мең (1нче урын), 40 мең (2нче урын), 30 мең сум (3нче урын) белән бүләкләнде. Чаллы көрәш федерациясе дә, үз чиратында, үзенең көрәшчеләрен җиңүләре белән котлап, 100 мең (1нче урын), 70 мең (2нче урын), 50 мең (3нче урын), 30 мең (5нче урын), 20 мең (6нчы урын), 10 мең (7нче урын) сум акча тапшырды. 

Ярышлардан соң чемпионнарның тәэсирләрен уртаклашуларын сорадым. 

Эльдар Хәмитов:
– Татарстан чемпионаты безнең өчен Олимпия уеннары кебек инде ул. Бу минем 5-6 ел көтеп алган ярышым, көтеп алган җиңүем. Быелгы ярышка бик яхшылап әзерләндем, быел җиңү минем якта булды. 

Рәнис Гыйләҗетдинов:
– Күптән көтелгән җиңүем. Бик шатмын. 

– Көрәштә җиңүләр сезгә нәрсә бирә?

Рәнис:
– Спортта җиңүләр үзең өчен бит инде ул, исемнәре дә үзең өчен. Алга таба шөгыльләнергә дәрт бирә.

Эльдар:
– Спорт бит ул тормышта да, эштә дә булыша. Нык булырга, уңышсызлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә. 

– Сезнең җиңүләргә карап, үрнәк алып үсүче яшь буын көрәшчеләргә теләкләрегез, киңәшләрегез?

Рәнис:
– Дисциплина һәм тырышлык уңышка китерә!

Эльдар:
– Һәр кешенең, спорттамы ул, эштәме, куелган максаты булырга тиеш. Яшьләргә туктамаска, булдыра алмыйсың дигән сүзләргә игьтибар итмәскә, үзеңне тыңларга, максатыңа тугры кала белергә, даими шөгыльләнергә кирәк. Тренировкаларга йөрмәсәң, калдырсаң, уңышка ирешеп булмый. Гел үзеңә эшләргә кирәк. Ныклы терәгем – ул минем гаиләм.  

Беренче урын яулаган Эльдар Хәмитов (100 кг) һәм Рәнис Гыйләҗетдинов (130+ кг)  2-4 декабрьдә узачак Россия беренчелегендә Татарстан данын яклаячаклар.

Айсылу Мөхәммәтова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев