Чаллы мәктәпләрендә шартлаткыч урнаштырылуы турында хәбәр Канададан килгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрендә шартлаткыч урнаштырылуы турында хәбәр Канададан килгән

Бу хакта шәһәрнең баш хокук сакчысы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә берьюлы 5 мәктәп шартлаткыч урнаштырылуы турында хәбәр алды. Иртәнге яктан белем учреждениеләрендә кинологлар эшләде. Укулар туктатылды. Бәхеткә, хәбәрләр ялган булып чыкты.
- Хат җибәрүчеләрнең шәхесен ачыклау авыр булды.  Хатларның каян килгәнен белү өчен IP-адресларны тикшердек. Хатларны Канададан җибәреп ятканнар, - дип сөйләде Чаллының Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков.

Шартлаткычлар урнашырылуы турында хәбәрләрне 2 көн элек, 11 ноябрьдә шәһәрнең  тагын 14 мәктәбенә җибәргәннәр иде. Анда да, бәхеткә, хәбәр ялган булып чыкты. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев