Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятие җитәкчеләре ни өчен Наил Мәһдиевтан ояла?

Хәтта комиссия утырышына килергә теләми.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр советының 2022 елдагы эшчәнлегенә багышланган сессиядә Чаллының недоимка буенча бурычлары күплеген, аны түләргә кирәклеген искәрткән иде.

Башкарма комитетта бурычларны кайтару буенча максатчан эш алып барыла. Салымнар түләү буенча бурычлы предприятие җитәкчеләре мэр Наил Мәһдиев катнашындагы комиссиягә чакырыла. Җитди сөйләшүләрнең берсеннән соң 118 млн. сум бурыч кайтарылды. 

"Димәк, мондый очрашуларның нәтиҗәсе бар. Киләсе атна башында тагын бурычлы предприятие җитәкчеләрен чакырып сөйләшик", – диде мэр Наил Мәһдиев шәһәр советының чираттагы сессиясендә. 

Аның сүзләрен шәһәрнең салым инспекциясе җитәкчесе Диана Сагетдинова да хуплады. "Узган утырыштан соң миңа берничә предприятие җитәкчесе килеп, комиссия утырышына килергә теләмәүләрен, бурычны түләячәкләрен әйтте. Аларга оят", – диде. 

«Бурычларын түләмәгән җитәкчеләр белән очрашачакбыз. Бу эшкә хокук саклау органнары җитәкчеләрен дә җәлеп итәбез», – дип искәртте Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурыч акча бюджет