Чаллыда йорт стенасын мурал бизи
Ул Шамил Усманов урамындагы йортта урнашкан.
Чаллыда Идел буе федераль округының «ФормАрт» проекты кысаларында мурал ачу тантанасы булды. Ул Шамил Усманов урамындагы 87А йортының диварын бизи. Тантанада ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, рәссам Александр Попов, шәһәрдәшләр катнашты.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтүенчә, мурал авторы тумышы белән Чаллыдан, рәссам Александр Попов.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров
«Аның эскизизы Татарстаннын кабул ителгән 96 эш арасыннан иң яхшысы дип табылды. Поповның Яшел Үзәндә ясаган муралы әлеге конкурста былтыр җиңгән иде. Быелгы бәйгедә Чаллыдагы бу мурал конкурста катнаша. Дәүләт порталы аша кереп аның өчен тавыш бирегез. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу мура Чаллыда ясалды. Бу – шәһәрнең 400 еллыгына зур бүләк. Чаллы халкы бу рәсемне туктап карап хозурланыр. Муралдан балачактан туган җылылык килә», – диде ул.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев рәссам ясаган картинадагы әби белән оныкның өчпочмак ясавын уңышлы дип бәяләде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев рәсем ясый
«Бу образлар аша рәссам традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен буыннардан-буыннарга тапшыруны күрсәтә. Карагач мин дә авылда әбием пешергән тәмле пирогларны искә төшердем. Бу рәсемне күргән балаларның кайберләре сәнгать мәктәбенә китәр, икенчеләре әбиләре белән бергә милли ризыклар пешерер», – диде ул.
Наил Гамбәрович муралны утлар белән бизәргә кушты. «Ул төнлә дә шәһәрне бизәп торырга тиеш», – дип искәртте ул.
Чарада рәссамның әбисе 87 яшьлек Светалана Фадеева да катнашты. Ул оныгы белән горурлануын әйтте.

Рәссам Александр Попов, әбисе, ТР Яшьләр эшләре министры һәм Чаллы мэры белән.
Соңыннан мурал авторы Александр Попов Чаллы мэры Наил Мәһдиевка, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйровака һәм Чаллының яшьләр эшләре идарәс ебашлыгы Ләйсән Видиниевага мурал янына өч символиканы бизәргә тәкъдим итте.

Җитәкчеләр ясаган рәсем
Эш тәмамлангач муралның чыннан да Чаллы юбилеена бүләк икәнлеге тарихка язылды.
Александр Чаллы мэрына берничә яңа эскизын да тәкъдим итте.

Рәссам Чаллы мэры белән
«Син Чаллыны беләсең, бәйгедән җиңеп кайткач тәкъдимнәрең белән килерсең, без хезмәттәшлек итәргә әзер», – диде Наил Мәһдиев.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев