Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры ишегалларын чәчәкләргә күмүчеләрне хөрмәтләргә кушты

«Алар шәһәрне бизәүче, күпләргә үрнәк, актив кешеләр», – диде ул.

Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшләрне бәян итте. 
Җылылык торбаларын гидравлик сынауның өченче этабы башлана. 20 августта Мәскәү проспектын озынайтуның беренче этабы буенча башкарылган эшләр тәмамаланып, яңа юл файдалануга тапшырылачак. 

Чаллыда торак йортларга капиталь ремонт 92 процентка тәмамланган. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән кабул ителгән «Безнең ишегалды» программасы буенча да эшләр тәмамланып килә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ишегалларын агачлар, чәчәкләр утыртып, аларның гөлбакчага әйләндергән актив шәһәрдәшләребезнең хезмәтен бәяләргә чакырды. «Шәһәр көне алдыннан Чаллыны хезмәтләре белән бизәүче актив шәһәрдәшләрне хөрмәтләргә, киләчәктә аларга һәрдаим ярдәм итәргә кирәк», – диде ул. 

Зөлфия ФОАТОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр матурлык торак коммуналь хуҗалык