Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Куркынычсызлыкны тәэмин итү - төп сорауларның берсе»

Шәһәрдә җәмәгать урыннарына игътибар арта.

25 майдан 15 сентябрьга кадәр кеше күпләп җыела торган ял итү урыннарында полиция хезмәткәрләре йөриячәк. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча «Курорт» операциясе игълан ителә.

«Чаллыда барлыгы 29 ял итү урыны бар. Узган ел «Курорт» операциясе кысаларында өч җинаять һәм 67 административ хокук бозу очрагы ачыкланды», – дип белдерде Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков эшлекле киңәшмәдә. 

Ял итү урыннарына көн саен 10 полиция хезмәткәре, шулай ук тәртип саклау буенча 18 җәмәгать берләшмәсе һәм муниципаль хезмәткәрләрен җәлеп итү планлаштырыла.

Бүгенге көндә куркынычылыкны тәэмин итү – төп сорауларның берсе, дип ассызыклады мэр Наил Мәһдиев. Ул террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырырга һәм җәмәгать урыннарында «Куркынычсыз шәһәр» системасы эшен көчәйтергә кушты. Балалар лагерьларына да игътибарны арттырырга кирәк, дип белдерде.  

«Тиздән укулар бетә. Балалар ял итә башлаячак. Аларның күбесе лагерьларга китәчәк. Балаларны тукландыру, яллары турында кайгыртудан тыш, куркынычсызлык чараларын күрү турында да уйларга кирәк», – диде .

Хокук сакчылары Атна саен бакчачылык ширкәтләренә рейдлар уздырачак. Шулай «Яшүсмер» («Подросток») оператив-профилактик операция үткәрәчәк. Әлеге чарада балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча комиссия вәкилләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев