Чаллы мэры Наил Мәһдиев әнисенә Орденын тапшырган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әнисенә Орденын тапшырган

«Илебезнең югары бүләге - Дуслык ордены алуымда аның роле зур», - дигән ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең социаль челтәрдәге битендә әнисенә карата җылы хисләрен язган. 

"Әни - минем тормышымда иң мөһим, кадерле кеше! Илебезнең югары дәүләт бүләге Дуслык ордены алуымда аның өлеше бик зур. Бу - аның миңа биргән тәрбия нәтиҗәсе. Шуңа күрә зур хөрмәт белән Орденны әниемнең күкрәгенә беркеттем. 

Рәхмәт, әнием! Мин сине бик яратам. Барсы өчен дә рәхмәт", - дигән ул.

Наил Мәһдиев: "Җәннәт әниләребезнең аяк астында", - дип язылучыларын әти-әниләрне сакларга һәм яратырга кирәклеген искәрткән. 

Фото Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


орден дуслык Чаллы мэры Җәннәт әниләрнең аяк астында

Нет комментариев