Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионеры трактор белән алданды

Акчасыз да калды.

Мошенниклар капкынына бу юлы ЗЯБ бистәсендә яшәүче 62 яшьлек пенсионер эләкте. Ул сайт аша мини-трактор сатып алмакчы була. Ошаган модельне сайлап, 140 мең сумны алдан түләп куя.

Бер атна көтә, икенчесен... Заказ кайтмый. Менеджерлар телефоннарын алмый башлыйлар, сайтлары да эшләмәс була. 

Хокук сакчылары бу, һичшиксез, мошенниклар эше ди. Алар пенсионер белән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән телефон номерлары аша сөйләшкән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенникларның яшәү урыннарын ачыклыйлар. Кулга алынган очракта, аларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять увд