Чаллы театры артисты вафат
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артисты вафат

Ул хастаханәдә җан биргән.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрыннан кайгылы хәбәр килде.
Бүген 69 яшендә театрда озак еллар эшләп, матур образлар тудырган Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булган.
Ул лаеклы ялга чыккач, кызына оныкларын тәрбияләүдә булышу өчен Мәскәүдә дә яшәгән.
Гомеренең соңгы көннәрен Чаллыда үткәргән. Хастаханәдә үлгән.
Мәрхүмәне иртәгә иртәнге 9да "Тәүбә" мәчете яныннан соңгы юлга озаталар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәдәният артистлар үлем-китем

Нет комментариев