Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры директорын кинога төшерделәр

Кайчан күрсәтәләр?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов үзен артист ролендә сынады.

Ул документаль кинога, дөресрәге  тревел-сериалга төште. «Онытылмаслык тәэсирләр калды. Бүген безгә Россиянең танылган шәхесе: язучы, публицист, сценарист Александр Цыпкин  килде. Ул – «БеспринцЫпные чтения» әдәби-театраль проект булдырган. Без Чаллы, театр һәм башкалар турында сөйләштек. Мондый мөмкинлек өчен шәһәр мэрының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗановага рәхмәтлемен. Аның тәкъдиме белән Александр Цыпкин театрга килде, мин программаның кунагым булдым», – ди Рәсим Хафизов.

Шәһәрдәшебез төшкән кино гыйнвар аенда күрсәтелергә тиеш.
Фотолар Рәсим Хафизовтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр