Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары Россия бәйгесендә җиңәрме?

Ярымфиналга чыккан 15 укытучының бишесе финалга чыгачак

Чаллыдан ике укытучы «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан этабының ярымфиналына чыкты. 
Алар: 62нче мәгариф үзәгенең рәсем укытучысы 
Олег Волков белән 33нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Урманчеева.
 
Ярымфиналга чыгучылар ике сынау үтәргә тиешләр. Алар үз остлыкларын мастер класста һәм «Ел укытучысына сорау» дигән матбугат конференциясендә күрсәтәчәкләр. Конкурста катнашучыларга сорауларны укучылар, әти-әниләр һәм педагогик оешмалар вәкилләре бирергә мөмкин.
 
Әлеге сынауларны уңышлы үткән 5 кеше финалга чыга. Алар ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән бергә хәзерге мәгарифтәге актуаль мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр. 

Региональ этапның җиңүчесе 24 мартта билгеле була. Ул Россия бәйгесендә Татарстан данын яклаячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт укытучы тренер мәгариф