Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучыларын Казанда хөрмәтләячәкләр

Бүгенге көндә Чаллыда 8797 педагог эшли, аларның 3900е – мәктәпләрдә, ә 3279ы – балалар бакчаларында.

Казанның “Корстон” комплексында Укытучылар көненә багышланган республикакүләм бәйрәм үтәчәк. Анда Чаллыдан 38 педагог чакырулы. 

Шәһәребездә төп бәйрәм чаралары 5 октябрьдә башланачак. Каланың иң яхшы укытучыларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев кабул итәчәк. 6 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда бәйрәм концерты да үткәрү күздә тотыла. "Нур" яшьләр үзәгендә исә яшь белгечләрне хөрмәтләячәкләр. Шулай ук "Аңлый торган укытучы" («Понимающий учитель») бәйгесендә йомгак та ясаячаклар. 

Бүгенге көндә Чаллыда 8797 педагог эшли, аларның 3900е – мәктәпләрдә, ә 3279ы – балалар бакчаларында.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф