Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучыларына 60 мең сумга кадәр грант биреләчәк

Акчаны ел дәвамында өлешләп түләячәкләр диелә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

ТР премьер-министры Алексей Песошин педагогларга грантлар бүлеп бирү турындагы яңа карарны имзалады. 

Максаты бер - Татарстан педагогларын олимпиадада җиңәрлек укучылар әзерләүгә этәрү. Грант күләме җиңүче укучылар саныннан чыгып исәпләнәчәк. Минималь сумма – 10 мең сум. Әйтик, укытучы Россиякүләм олимпиадада беренчелекне алучы укучыны, шулай ук ике җиңүче һәм 10 призёр әзерли икән, аңа 60 мең сумга кадәр грант биреләчәк.  Акчаны ел дәвамында өлешләп түләячәкләр диелә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Лилия Сабирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф