Чаллы хакимияте хуҗасыз объектларны сатуга куя
«Шәһәр бюджетына өстәмә акча һәрвакыт кирәк», - ди мэр.
Чаллыда төзелеп бетмәгән хуҗасыз 2 объект сатуга чыгарылачак. Бу хакта Шәһәр Советы утырышында хәбәр иттеләр. Аның берсе Моторная урамында урнашкан. Бина 377 кв. метр мәйданлы, янында 800 кв. метр тирәсе участогы да бар. Әлеге объектны 9 млн 900 мең сумга сатмакчылар.
Төзелеп бетмәгән икенче объект Залесный проспектында. Бина мәйданы - 107 кв. метр, территориясе 1000 кв. метрдан артык. Бәясе - 6 млн 500 мең сум.
"Әлеге төзелеп бетмәгән хуҗасыз объектларны шәһәр исеменә күчерү өчен 1 ел вакыт кирәк булды. Алар шәһәргә куллану өчен кирәкми. Эшмәкәрләргә бизнес алып бару өчен каралган. Шуңа күрә аукционга чыгарабыз. Бюджетка өстәмә акча һәрвакыт кирәк. Аукционда Россиядә яшәүче теләгән һәркем катнаша ала. Электрон заявка гына калдырырга кирәк. Таныш-белешләргә генә саталар дигән сүзләр булмасын. Барысы да ачык", - диде мэр Наил Мәһдиев.
Шәһәрдә реклама тактасын аукцион аша сату турында да искә төшерде мэр. "Башлангыч бәясе 1 млн ярым сум иде, нәтиҗәдә аукцион аша 6 млн ярым сумга саттык. Шәһәр бюджетына өстәмә акчалар шулай да җыела", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев