Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын кара киемле егет куркуга салган - ВИДЕО

«Хатын-кызларга бәйләнә. Үзен шикле тота», - ди шәһәрдәшләр.

 "Шәһри Чаллы" редакциясенә Мәләкәс аръягында яшәүче ата-аналар шалтыратты. Аларны кара киемле егет куркуга салган. 

“21/29 йорты янында көн саен карадан киенгән егет йөри. Кызларга бәйләнә. Үзен шикле тота. Хокук сакчыларына да мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәсез. Якында гына - мәктәп. Балаларыбыз өчен борчылабыз. Берни хәл майтармасын”, - дип сөйләде шәһәрдәшләр. 

Бу егетне ата-аналар фото һәм видеога төшереп алганнар. Аңа 25-28 яшьләр тирәсе. Аның психо-неврологик диспансерында исәптә торуын ачыклаганнар. Үзенең кешеләргә бәйләнүен өйләнәсе килү теләге белән аңлаткан. “Беренче тапкыр күрүдән өйләнер идем”, - дип уртаклашкан. 

Үзебезнең чыганаклардан егетнең участковый пунктына эләгүе турында белдек. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев