Чаллы халкын подвалларга төшәргә сорыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын подвалларга төшәргә сорыйлар

БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә беспилотниклар һөҗүме куркынычы игълан ителгән. Халыкны уяу булырга, подвалларга төшәргә сорыйлар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.

«Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Яшеренү урыннарына төшегез, тәрәзә янына килмәгез, уяу булыгыз», – диелә хәбәрдә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев