Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 84 ишегалдын төзекләндерәчәкләр

Эшләрнең күп өлеше шәһәрнең Комсомол районында башкарылачак.

Чаллыда быел республика программасы кысаларында 84 ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Эшләрнең күп өлеше шәһәрнең Комсомол районында башкарылачак. Биредә 44 объектны яңарту күздә тотыла. Үзәк районында – 21, Автозавод районында 19 ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Барлыгы исә быел Татарстанның 36 җирлегендә 960 территорияне матурлаячаклар.

Исегезгә төшерәбез, республикада ишегалларын яңарту программасына 2019 елда ТР Президентны Рөстәм Миңнеханов нигез салды. Әлеге вакыт эчендә 7000гә якын объектта эш башкарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш