Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәяүлеләр юлыннан фонтаннар хасил булды - видео

Су берьюлы ике урында аттыра.

Шәһәрнең 34/01 һәм 34/02 йортларында иртәнге якта көтелмәгән хәл. Җәяүлеләр юлыннан үтәрлек түгел. Җир астыннан су аттыра. Әлеге күренешне үтеп баручы машина йөртүчесе төшереп алган. Мондый фонтаннар берьюлы ике урында. 

- Кыш. Ә бездә - фонтаннар. Биеклеге 2 метрга җитә. Хәзер бөтен җирне су баса, - ди ул. 

Урынга "Чаллы су каналы" предприятиесе бригадасы җибәрелде. Белгечләр суны ябып куйды. Алар белдерүенчә, су идарә итү компаниясенә караучы янгын гидрантыннан чыккан. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев